Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен тантаналы рәвештә тапшырды.
Бүген Югары Ослан авылында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының инвестицион климат торышын яхшырту һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегиянең төп темасы - Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Алар монда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан килделәр
Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышына Россиянең 81 субъектыннан вәкилләр килде. Бу хакта коллегиянең йомгаклау утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
«Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы быел Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча 2024 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.
Татарстан Рәисе Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне мөһим вакыйга дип атады. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.
Татарстан Республикасының яңа финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).
Агымдагы катлаулы шартларда республика яңа логистик маршрутлар төзүне дәвам итә, колачлы транспорт инфраструктурасын булдыра һәм үстерә. Бу икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда республика юл-транспорт комплексы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган коллегия утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасының Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.