Россия венчур форумы - тупланган тәҗрибә һәм иң яхшы парктикалар белән уртаклашу, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында эшлекле партнерлар белән килешүләргә ирешү, шулай ук илебезнең инновацион системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен нәтиҗәле мәйданчык ул. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Россия венчур форумын ачу тантанасында белдерде. Чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды. Монда ул Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чунцинга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Секретарьга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Чунцинда беренче тапкыр булуын һәм шәһәргә соклануын белдерде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә (КХР) Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кытайда эш сәфәрендә.
Бүген Кытай Халык Республикасына (КХР), Чунцин шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Чунцин» эшлекле форумында катнашты. Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары һәм эшлекле форум уздыру, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәрендә эш сәфәрендә. Чунцин - дөньяда иң зур, аның мәйданы 82 мең кв. км тәшкил итә, халкы якынча 32 миллион кеше.
Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кырларында Иордания Инвестицияләр министрлыгының генераль секретаре Захер Әл Катарнех белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында дебатларда чыгыш ясады. Дискуссия «Глобаль инвестицияләрнең киләчәге: нисбәтле дөнья структурасына юнәлгән юлдагы инвестицион ландшафтның трансформацион тенденцияләре» темасына багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бен Әхмәд Әл Зәйуди белән очрашты. Республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. Ул анда Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.
Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һава шартлары аркасында язгы кыр эшләренә гадәттәгедән бераз иртәрәк керешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында чәчүлекләрне тырмалауга республиканың утыз биш районында керешкәннәр. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада торак төзелеше барышы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары һәм башка чаралар турында сөйләде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Таҗикстанның Согдий өлкәсендәге предприятиеләрдә булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанда эш сәфәрендә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу уздырды. Ул Казанга аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Россия Федерациясе Президенты чакыруы буенча килде.
Республика Рәисе, Таҗикстан лидерын сәламләп, аңа Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Эмомали Рахмон ассызыклаганча, мондый әһәмиятле саммитны уздыру урыны итеп Казанны сайлау аның үзенчәлекле статусын тагын бер тапкыр күрсәтә.
Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. «Без сезнең ил базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләрен киңәйтү белән кызыксынабыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Эмомали Рахмон билгеләп үткәнчә, Таҗикстанда төбәк хезмәттәшлеге мәсьәләсе игътибар үзәгендә кала. "Россия Федерациясе белән сәүдә итүнең гомуми күләмендә Татарстан Республикасының өлеше 50 миллион доллар тәшкил итә. Бу күрсәткечне арттырырга кирәк", - дип белдерде ул.