Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының агымдагы эш торышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының кайбер фәнни лабораторияләрен һәм кафедраларын карап чыкты, лабораторияләрдә урнаштырылган җайланмаларны, шулай ук кайбер уку бүлмәләрендә башкарылган ремонтның сыйфатын бәяләде. Карау барышында аңлатмаларны КНИТУ ректоры Юрий Казаков биреп барды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы әгъзалары - тренерлар, спортчылар белән очрашты. Очрашу Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) 2024/2025 елгы сезон плей-офф уеннары – 2025 елгы Гагарин Кубогы уеннары алдыннан узды. Очрашу Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов көзге культураларны ашлау, сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш һәм язгы кыр эшләре өчен һава торышы фаразлары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2025 елның 1 кварталында халык белән кара-каршы элемтәнең цифрлы платформалары эше йомгаклары турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» идарәче кадрлар әзерләү программасын Татарстанда тормышка ашыру ничек узуы турында традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәренә эш сәфәре кысаларында Вьетнам Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Чыонг Тхань Хоай белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Халык комитеты рәисе урынбасары Ханой Нгуен Мань Куйен белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кысаларында «Татарстан - Ханой» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ханой шәһәренә (Вьетнам) эш сәфәренә килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Республика ифтарында булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» ҖЧҖнең инженерлык үзәгендә булды. Предприятиенең үсеш перспективалары турында «Авиация интерьерлары» ҖЧҖ генераль директоры Роман Рамазанов сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең IX съездында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш муниципаль районында 220 урынга исәпләнгән «Умка» балалар бакчасында булды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Комлы Кәвәл авылында урнашкан, аны төзү эшләре 2024 елның апрелендә башланган. Балалар бакчасы бинасы - подвалдагы техник каты белән ике катлы. Территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.
Визиты кысаларында Татарстан Рәисе «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләрен тапшырды.
Бүләкләргә алты ветеран лаек булды: Нуретдинов Мөфтах Әнсап улы (Бөек Ватан сугышында катнашучы), Лысак Валентин Иванович (Бөек Ватан сугышында катнашучы), Гадалина Людмила Романовна (блокадалы Ленинградта яшәүче), Кудряшов Борис Петрович (элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны), Тимонина Мария Алексеевна (элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны), Лазарев Анатолий Гурьевич (тыл хезмәтчәне).
Рөстәм Миңнеханов ветераннарны Бөек Җиңү юбилее белән котлады. Ул фронтка республикадан 700 меңләп кеше чакырылуын билгеләп үтте. Аларның яртысы сугыш кырларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган. Батырлыклары өчен 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Иң югары билге - Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызы белән 353 сугышчы билгеләнгән. Республикада туып үскән 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры.
"Без барыбыз да әтиләребез һәм бабаларыбыз буыны алдында бурычлы. Без батырларча берсүзсез җиңүгә кырыс сугыш юлын узган буынның гаҗәеп батырлыгы һәм рух көче алдында баш иябез. Тарихны, ул еллардагы вакыйгаларны бозарга тырышуларга карамастан, без халкыбызның дөньяны фашизмнан коткарган тиңдәшсез батырлыгы турындагы истәлекне кадерләп саклаячакбыз", - диде Татарстан Рәисе.
Ул искәрткәнчә, 2025 ел илдә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде: «Һәр Россия гаиләсендә киләчәк буыннар өчен тынычлык хокукын яклаган үз геройларын искә алалар һәм хөрмәт итәләр. Бу безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәс итә торган нәрсә. Безнең бурычыбыз - иң кыйммәтле әйберләрне - бөек Россиянең тынычлыгын, иреген һәм киләчәген саклау һәм ныгыту».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә ата-бабаларыбызның батырлыкларын кабатлап, егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватан мәнфәгатьләрен каһарманнарча яклыйлар.
"Бүген бу залда Ватанны азат итү өчен көрәшкән, тылда хезмәт куйган, Җиңүне якынайткан, фашист концлагерьларының барлык авырлыкларын, блокада һәм ачлыкны кичергән сугыш ветераннары. Сугыштан соң сезнең күбегез Чаллы һәм „КАМАЗ“ заводында төзүдә катнашты. Сезнең бөек, үлемсез батырлыгыгыз, ныклы рухыгыз алдында ихлас күңелдән баш иям һәм рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук бүгенге иҗтимагый активлыгыгыз өчен дә рәхмәт белдерәм. Сезнең зирәк һәм игелекле киңәшләрегез - үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, муллык һәм иминлек телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Сугыш елларында без бөтен авырлыкларны кичердек, авыр булды. Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт Сезгә, безне беркайчан да онытмыйсыз. Татарстанның чәчәк атуын телибез!"- диде Людмила Гадалина үзенең җавап сүзендә.