Статусы һәм вәкаләтләре

Татарстан Республикасы Рәисе - Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи заты.

Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаучы, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарының, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамәнең, Татарстан Республикасы шартнамәләренең һәм килешүләренең үтәлешенә гарант булып тора.

Татарстан Республикасы Рәисе

  1. Татарстан Республикасында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасы дәүләтчелеген яклауны, билгеләнгән чикләрдә аның территориясен саклауны, Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать иминлеген, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;
  2. Татарстан Республикасында башкарма хакимияткә җитәкчелек итә һәм аның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән хезмәттәшлеген тәэмин итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели;
  3. Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;
  4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджеты турындагы һәм аның үтәлеше хакындагы законнарның проектларын тәкъдим итә;
  5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына озак сроклы чорга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдим итә;
  6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республика тормышының мөһим мәсьәләләре хакында мәгълүмат бирә;
  7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының эшчәнлек нәтиҗәләре турында еллык хисапларны, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы куйган мәсьәләләр буенча, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү хакында җыелма еллык докладны тәкъдим итә;
  8. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, аның эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының отставкасы турында карар кабул итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештереп, Татарстан Республикасы Премьер-министрын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп куя, Татарстан Республикасы министрларын, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын, Татарстан Республикасы министрларын, Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары рәисләрен, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары җитәкчеләрен вазыйфаларыннан азат итә;
  9. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары системасын һәм структурасын билгели;
  10. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
  11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
  12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кандидатураны тәкъдим итә;
  13. Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилне вазыйфасына билгеләп куя;
  14. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының яртысын билгеләп куя;
  15. Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Дәүләт Советы, башка органнар, оешмалар һәм вазыйфаи затлар белән мөнәсәбәтләрдә һәм Татарстан Республикасы компетенциясе чикләрендә халыкара, тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә; Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Россия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
  16. Татарстан Республикасы законнарына имза сала һәм аларны халыкка җиткерә йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага;
  17. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, федераль законнарга, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына һәм Татарстан Республикасы Рәисе указларына каршы килгән очракта, аларны юкка чыгара;
  18. Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
  19. Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
  20. Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм ярлыкау акты куллануның максатка ярашлылыгы турында Россия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә;
  21. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә, шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советын беренче утырышка шуның өчен билгеләнгән срок эчендә чакырырга хокуклы;
  22. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә киңәш бирү тавышы хокукы белән катнашырга хокуклы;
  23. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының федераль башкарма хакимият органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясендә гавами хакимиятнең бердәм системасына керә торган башка органнар белән хезмәттәшлеген оештыра;
  24. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль конституциячел законнарга, Россия Федерациясе карамагындагы эшләр һәм Россия Федерациясенең, Россия Федерациясе субъектларының уртак карамагындагы эшләр буенча кабул ителгән федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килүче Татарстан Республикасы Конституциясе һәм (яисә) Татарстан Республикасы законы, башка норматив хокукый акт кабул ителгән очракта, әгәр, мондый каршылыклар тиешле суд тарафыннан билгеләнгән булып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы суд карары үз көченә кергән көннән алып алты ай эчендә аларны бетермәгән булса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итә;
  25. федераль законнар һәм (яисә) Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен алар тарафыннан гамәлгә ашыруны тәэмин итү бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен муниципаль берәмлек башлыгына, җирле администрация башлыгына кисәтү ясарга, шелтә белдерергә хокуклы.
  26. Муниципаль берәмлек башлыгы, җирле администрация башлыгы Татарстан Республикасы Конституциясе 94 статьясының беренче өлешендәге 25 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе муниципаль берәмлек башлыгына, җирле администрация башлыгына кисәтү ясаган, шелтә белдергән көннән алып бер ай эчендә үз вәкаләтләре чикләрендә аңа кисәтү ясау, шелтә белдерү өчен нигез булган сәбәпләрне бетерү чараларын күрмәсә, муниципаль берәмлек башлыгын, җирле администрация башлыгын вазыйфасыннан читләштерергә хокуклы;
  27. федераль законда билгеләнгән тәртиптә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, шул исәптән җирле үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренә даими рәвештә ирешмәгән очракта да;
  28. Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) турындагы нигезләмәне раслый;
  29. Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, федераль конституциячел законнар, федераль законнар, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы шартнамәләре һәм килешүләре нигезендә бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Рәисе Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә, федераль конституциячел законнар, федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясе Президенты норматив актлары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә һәм шуларга таянып указлар һәм боерыклар чыгара, алар Татарстан Республикасының барлык территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасы территориясендә яши торган һәм федераль законнарр нигезендә актив сайлау хокукына ия булган Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан яшерен тавыш бирү вакытында гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлана. Татарстан Республикасы Рәисен сайлауны әзерләү һәм уздыру тәртибе федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җайга салына.

Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) була.

 Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) тора.

Штандарт ничек төзелә

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге (Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре) горизонталь полосалы квадрат тукымадан гыйбарәт. Ак полоса тукыма киңлегенең 1/15 өлешен били һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләрдәге полосалар арасында урнашкан. Монда яшел полоса өстә, кызылы – аста урын ала.

Тукыманың үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәте ясалган.

Тукыма алтын төсендәге бахрома белән әйләндереп алынган.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) сабына Татарстан Республикасы Рәисенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме һәм аның әлеге постта торуы даталары гравировкалап язылган алтын төсендәге тактачык беркетелә.

Штандарт кайда урнашкан

Штандарт кайда урнашкан Татарстан Республикасы Рәисе Штандартының (флагының) оригиналы Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе резиденциясендә аның эш кабинетында даими урын ала.

Татарстан Республикасы Рәисе ант иткәннән соң Татарстан Республикасы Рәисе Штандартының (флагының) дубликаты Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе резиденциясе өстендә күтәрелә һәм анда даими тора.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) дубликаты шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе анда булганда башка резиденцияләр өстендә дә күтәрелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) дубликаты Татарстан Республикасы Рәисенең башка эш кабинетларында да урнаштырыла, шулай ук ул рәсми церемонияләр, чаралар, рәсми визитлар уздырган урыннарда урнаштырылырга мөмкин.