Гражданнар өчен мәгълүмат

Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гражданнар, алдан язылмыйча, ял һәм бәйрәм көннәреннән гайре Казан Кремле дәүләт учреждениесе бинасының 0нче подъездында иртәнге сәгать 9дан алып кичке 5кә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан шәхси кабул итүне сораган гозерләр Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсендә әңгәмә нәтиҗәләре буенча карала.

Татарстан Республикасы Рәисенә хатларны почта аша яисә Казан Кремле дәүләт учреждениесе бинасының 0нче подъезды вестибюлендә урнашкан корреспонденция тартмасы аша юлларга мөмкин.

Хатлар җибәрү өчен почта адресы:

Адрес

420014, Казан шәһәре, Кремль, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановка.

Факс

(843) 292-05-30.

Татарстан Республикасы Рәисенең адресына шулай ук, түбәндә китерелгән электрон формадан файдаланып, Интернет челтәре аша да хат җибәрергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Рәисенә юлланган барлык язма мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә керәләр (тел. 264-16-16). Белешмә алу өчен үзеңнең фамилияңне, хатның җибәрелгән көнен һәм Үзегезнең мөрәҗәгатьнең тугызурынлы теркәү номерын хәбәр итәргә кирәк.